tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Милләтне алга өндәүче көч

ВИДЕО: Милләтне алга өндәүче көч

Быел милләтебез тормышында әһәмиятле берничә вакыйга билгеләп үтелә. Борынгы Болгар бабаларыбызның Ислам динен рәсми итүенең 1100 еллыгына зур әзерлек бара. Шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессы һәм аның каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының утыз еллыгы да билгеләп үтелә.
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы мөһим вакыйгаларга әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Студия кунагы – “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова тиздән булачак чараларның эчтәлегенә тукталды, милли, мәдәни проблемалар буенча тыңлаучыларны борчыган сорауларга ачыклык кертте. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*