tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекиндагы Олимпиадада көмеш медаль яулады
Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекиндагы Олимпиадада көмеш медаль яулады

Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекиндагы Олимпиадада көмеш медаль яулады

Пекиндагы Олимпия уеннарында трамплиннан сикерү буенча катнаш командалар ярышлары узды. Республика халкы өчен төп яңалык Россия Олимпия комитеты командасының көмеш медале булды, аның составында 18 яшьлек Лениногорск егете Данил Садриев чыгыш ясады.

Россия спортчылары 890,3 балл җыйды. Алар бары тик Словения җыелмасына гына оттырды, ә Канада җыелмасын уздырды. Татарстанлыдан тыш, Россия Олимпия комитеты командасы составында Ирма Махиня, Ирина Аввакумова һәм Евгений Климов чыгыш ясады.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*