Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Мин кулыма Китап алам…” бәйгесе узды

ВИДЕО: “Мин кулыма Китап алам…” бәйгесе узды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә “Мин кулыма Китап алам…”бәйгесе узды. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр Халыклар бердәмлеге елына һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Шигырь уку бәйгесе мәдрәсә шәкерте Камил Мостафин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Республикабыз дини уку йортларында беренчеләрдән булып узучы бәйгедә нәзарәт җитәкчелеге, күренекле дин әһелләре,  шагыйрьләр, татар зыялылар катнашты.

Тататарстан мөфтие Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә, иганәчеләргә рәхмәт хатлары  тапшырды.

Конкурста мәдрәсәнең 1нче-3нче курсларында белем алучы шәкертләр  Тукай шигырьләрен иң оста, үтемле һәм аһәңле башкару осталыкларын күрсәтте.

Конкурста  21 шәкерт катнашып, тугызы финалга чыкты. Әгерҗедән Казан мәдрәсәсенә  укырга килгәндә Гадел Тарасов татар телен бөтенләй белмәгән. Хәзер татарча да  өйрәнгән, намазга да баскан.

Конкурсантларның иҗади сәләтләрен Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Иҗади бәйгегә бәя бирүчеләр исемлеге дә саллы. Чыгыш ясаучларның осталыгын Ркаил Зәйдулла, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Разил Вәлиев, Миңгол Галиев кебек татар дөньясында билгеле шәхесләр тикшерде.

Иң куанычлысы әлеге шәкертләр, уку елы дәверендә татар мохитендә укып, ана телебезне өйрәнә, гореф-гадәт, йолаларыбызны сеңдереп үсә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*