tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды
Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды

Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды

25-нче март көнне, Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте.

Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Норлат имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге жюри 3 яшь төркемендә (2-5 яшь, 6-10 яшь, 11-17 яшь) биш җиңүчене билгеләп, китаплар, уку кирәк-яраклары, уенчыклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Гомумән, һәр бала өенә күчтәнәчләр белән кайтып китте. Коръән бәйгесендә катнашкан укучылар арасында Тәгълим үзәгендә узучы “Минем гаиләмнең шәҗәрәсе” күргәзмәсенә дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итүчеләр булды. Кулдан нәсел шәҗәрәләре язылган 15 хезмәт оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*