Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Октябрьский шәһәрендә булды
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Октябрьский шәһәрендә булды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Октябрьский шәһәрендә булды

26 март көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Октябрьский районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Сәфәрнең төп сәбәбе Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел уңаеннан тантаналы чараларда да катнашу иде.
Сәфәр Бөек Ватан сугышы каһарманы, шагыйрь якташыбыз Хәйретдин Мөҗәйнең Төрекмән авылында урнашкан бюстына чәчәкләр салудан башланды. Октябрьский шәһәре хакимияте тарафыннан оештырылган чаралар түгәрәк өстәл, Хайретдин Мөҗәйнең туганнары, якыннары белән күрешеп аралашуны да үз эченә дә алган. “Истәлек саклаучылар” дип аталган түгәрәк өстәл каһарман шагыйрьнең мирасын, якты истәлеген саклап калуга саллы өлешен керткән шәхесләргә багышланган иде.
Түгәрәк өстәл барышында Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары белән Октябрьский шәһәренең “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Елена Александр кызы Гришкова, шәһәр сугыш ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов, “Нур” клубы җитәкчесе Раушания Мирзанур кызы Фәезова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге рәхмәт хатлары белән Марсель Гарипов, Риканс Гыйлемҗанов, Нурзия Дәүләтова, Әүфә Нәсыйбуллина бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*