tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Муса Җәлилнең тууына – 115 ел!

ВИДЕО: Муса Җәлилнең тууына – 115 ел!

“Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык”. Бу юлларны иҗат иткән шагыйребез Муса Җәлил туган көн буген. Ул 115 ел элек дөньяга килә. Төп бәйрәм чаралары башкалада узды. Иртәдән башлап, шагыйрьнең Казан үзәгендә урнашкан һәйкәленә чәчәк салдылар. Соңрак милли музейда Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе тәкъдим ителде. Татар халкының батыр улын Мәскәү, Оренбург, Казахстанда да искә алдылар. Яраталар, беләләр, онытмыйлар.

Муса Җәлилнең тууына - 115 ел!

1нче май мәйданында – бәйрәм мохите. Бүген монда татар халкының бөек улы Муса Җәлилне искә алырга җыелдылар. Быел ул туган көн аеруча истәлекле – 115 ел.

Советлар Союзы Героен искә алырга беренчеләрдән булып Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин килделәр. “Илебез каһарманы”, – диде Рөстәм Миңнеханов Җәлил турында.

Әнә ул, тимерчыбыкка чорналган булса да, башын горур чөйгән шагыйрь. Митингта өлкәннәр дә, балалар да бар буген. Ел саен бу көнне әтисе һәйкәленә чәчәк салырга Җәлилнең кызы – Чулпан да кайта.

Чулпан ҖӘЛИЛОВА, Муса Җәлилнең кызы:
– Әти нибары 38 ел гына яшәп калды. Әмма без сезнең белән аның 115 еллыгын билгеләп үтәбез. Мин бүген Сезнең белән Казанда булуыма бик шат. Бу көн дулкынландыргыч булса да, аны көтеп алам. Әтием белән мине һәрвакыт күренмәс җепләр бәйли.

Аның шигырьләре һәркемгә балачактан таныш. Ә әсирлектә иҗат иткәннәре туган җиренә,якыннарына ярату хисләре белән сугарылуы белән аерылып тора. Алар Моабит дәфтәрләрендә тупланган. Бу көнне ел саен аның төп нөсхәсен Милил музей фондыннан чыгаралар.

Бу матур милли көйне Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы башкара. Алар да Татарстанда буген.

Татьяна МАЛЫШЕВА, Муса Җәлилнең оныгы:
– Моабит дәфтәрләрен алып чыкканда күземә яшь килде. Бу көн безнең гаилә өчен һәрвакыт дулкынландыргыч. Барлык шигырьләрен дә беләбез, яратабыз, укыйбыз.

Муса Җәлилнең 115 еллыгын Россия шәһәрләрендә дә билгеләп үтәләр. Мәскәүдә аны һәйкәле янында искә алдылар, шигырьләрен яттан укыдылар. Җәлил 1942нче елда Мәскәүдән фронтка китә.

Шагыйрь истәлеген буген илебездән читтә дә яңарттылар. Шигырьләре казах телендә яңгырый.

Биредә ел саен Җәлил хөрмәтенә шигырь кичәләре һәм күргәзмәләр уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*