tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Нурлатта яшь көрәшчеләр бил алышты

ВИДЕО: Нурлатта яшь көрәшчеләр бил алышты

Нурлатта районны үстерүгә зур өлеш керткән Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә яшь көрәшчеләр турниры узды. Ярышта 12 районнан 160тан артык көрәшче бил алышты.

Хөкемдарлар һәм кунаклар көрәшчеләрнең  һәр хәрәкәтен, һәр алымын дулкынланып күзәтә. Финал ярышында һәр минут хәлиткеч. Барысы да гадел булырга тиеш. Бәхәскә урын калмый. Көрәш видеоязмага теркәлеп бара.

Бу Россия беренчелегенә сайлап алу туры да. Көрәшчеләр яшь булсалар да, тиз генә бирешә торганнардан түгел.

Хәбир Хәбибуллин өчен әлеге турнир бик әһәмиятле. Үзвакытында  көрәшеп, күп тапкыр батыр булып калган. Күп еллар дәвамында Габбас Гыйматдинов җитәкчелегендә эшләгән, хуҗалык рәисе булган.

Турнирда иң күп катнашучылар – Әлки һәм Нурлат районнарыннан. Һәр командада  20шәр спортчы. Тренер Рәмис Гөзәеров һәм аның көрәшче улы Рәфис өчен бу турнир аеруча истә калырлык.

Осталыклары буенча яшь көрәшчеләрне, тренерларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Иң яхшы тренер булып Әлкидән Илдар Әхмәров билгеләнде.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*