tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр ярышмасы игълан ителде

ВИДЕО: Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр ярышмасы игълан ителде

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр ярышмасы игълан ителде. Анда катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә. Әдәби ярышманың бүләкләү фонды 900 мең сум. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясала. Конкурс «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*