tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Хуҗа Насретдин» музыкаль спектакле күрсәтелде.

ВИДЕО: Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Хуҗа Насретдин» музыкаль спектакле күрсәтелде.

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Хуҗа Насретдин» музыкаль спектакле  күрсәтелде. Казан консерваториясе Опера студия  әлеге куелышны    композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 еллыкка багышлап әзерләгән.  Яшь артистлар иҗат иткән Хуҗа Насретдин үзгәргәнме,  Сәрвәр җырын кем башкара?

Композитор Җәүдәт Фәйзи татар халык музыкаль иҗатын барлаучы галим, фольклорчы.   Аның “Сибелә чәчәк”, “Хәфизәләм иркәм”, “Күбәләгем” җырларын тыңламый калган татар юктыр. Шуңа да Казан дәүләт консерваториясенең Опера студиясе Җәүдәт Фәйзи иҗатына бик игътибарлы. Элегрәк  композиторның ил күләмендә яңгыраш алган «Башмагым»  музыкаль комедиясен дә тәкъдим иткән иде. Бу юлы  «Хуҗа Насретдин»   музыкаль спектакле сайланган. Спектакль алдыннан композитор биографиясеннән һәм әсәр турында кыскача мәгълүмат бирелде.

«Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясенең  премьерасы ел ахырында булган иде.  Әдәбият белгечләре   Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча куелган музыкаль комедияне Җәүдәт Фәйзи юбилеена иң зур бүләк дип бәяләде.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссёр  Ринат Бекташев әйтүенчә,  музыкаль комедиянең авторлары күренекле фольклорчылар  булу да Хуҗа Насретдинны  үлемсез әсәр иткән.  Дөрес,  әсәр берникадәр композитор Ильяс Камал тарафыннан  яңача шомартылган, хәтта аның  үзе иҗат иткән  оригиналь язмалары да кертелгән дип белдерде опера  студиясенең сәнгать җитәкчесе.

Соңгы елларда  сәхнә әһелләренең, аеруча яшьләрнең  сөйләм кимчелеге тәнкыйтьләнә.  Казан консерваториясенең опера студиясе солистларына сөйләм аһәңен,  авазларның дөрес яңгырашын Россия Федерациясенең атказанган артисты Лия Заһидуллина һәм филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев өйрәткән. Остазларыбызга рәхмәтебез чиксез ди опера студиясе  солистлары.

Нәселебездә  шундый данлыклы шәхес булу белән бик горурланабыз дип сөйләде спектакльнене карага килгән , атаклы Фәйзиләр нәселе дәвамчылары  Виктор Фәйзуллин  Һәм Диләрә Мөхәммәдьярова.

Премьераны да карарга килгән идем, бүген дә килдем. Җәүдәт Фәйзи музыкасы безне рухландыра,  канатландыра.

Ә рухландырырлык һәм канатландырырлык музыканы тамашачыга  Опера студиясе солистлары «Татарика» оркестры белән берлектә җиткерде.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*