tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сембернең танылган көрәшчесе Рамис Садиев истәлегенә турнир узды

ВИДЕО: Сембернең танылган көрәшчесе Рамис Садиев истәлегенә турнир узды

Ул үзенең кыска гына гомере эчендә һәрчак кешеләргә ярдәм итеп яшәде. Төбәктә татар милли көрәшен үстерүгә, аңа яшьләрне җәлеп итүдә әйтеп бетергесез зур эш башкарды. Сабантуйлар уздырганда да ул татар автономиясенең беренче булышчысы иде. Сүзебез Ульяновск шәһәренән Россиянең спорт мастеры, бик күп сабантуйлар батыры Рамис Садиев хакында бара. Озак еллар буенча өлкәнең көрәш федерациясен җитәкләгән батыр истәлегенә багышлап Ульяновскида унынчы Бөтенроссия турниры булып узды. Сембернең танылган көрәшчесе Рамис Садиев һәм бәйгенең кайбер мизгелләре хакында Рамис Сафин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*