tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Советский шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гатауллина йон язу, эрләү серләрен өйрәтә

ВИДЕО: Советский шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гатауллина йон язу, эрләү серләрен өйрәтә

Безнең татар халкы – бик тә сәләтле, һөнәрле халык. Кайсы гына җирләрдә яшәсәләр дә, гаиләнең, балаларның тормыш шартларын, яшәү чыганакларын, белемнәрен арттыру өстендә эшлиләр. Шулай ук туган телне кече яшьтән өйрәтү, телебезгә ихтирамны арттыру да хатын – кызларыбызның бурычы булып санала. Ханты- Манси автономияле округының Советский шәһәрендә “Ак калфак”оешмасына йөргән гүзәл ханымнар да милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү-чигү, төрле челтәрләр, бәйләм бәйләүләр өстендә эшлиләр Оешмага килгән кызлар барсы да диярлек калфак тегәргә өйрәнделәр. Һәрбер калфак теккән кызларның үз алымнары бар. Бер төрле итеп тегелгән калфаклар юк, һәр калфак үзенчә матур, кызларга бик килешеп торалар.

Бу киемнәр өлкән буыннан калган иң кадерле бүләкләр булып санала, шуңа күрә аларны кадерләп саклап, киләчәк буынга да өйрәтеп калдырырга тырышалар. Кул эшлләре белән төрле мастер-класслар да күрсәтәләр. Советский шәһәрендә яшәгән оста куллы, ‘Ак калфак” иҗтимагый ешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гыйльметдин кызы Гатауллина да үзенең бар яклап та сәләтле икәнен исбатлады. Бүген ул йон язу, эрләү турында мастер-класс күрсәтә.

Инде онытылып бара торган бу шөгыльне карап бәләкәй чакта әниләребезнең, әбиләребезнең төне буе утырып җөн язып, эрләп безгә җылы оекбашлар бәйләгәне искә төшә. Эшләре дә күп иде, вакытлары да җиткән. Авылда яшәгән чакта бик күп балалы гаиләләр була торган иде. Күз алдыгызга китердегезме???

Раушания Исхакова, МАО

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*