tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына. Шагыйрь Рамил Чурагуловтан шигъри бүләк “Халкым ниләр булган сиңа?”

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына. Шагыйрь Рамил Чурагуловтан шигъри бүләк “Халкым ниләр булган сиңа?”

Рамил Чурагул (Рамил Мотаһар улы Чурагулов) 1962 елның 16 августында Башкортстан республикасының Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында дөньяга килгән. Башкортстан һәм Русия журналистлары һәм язучылары берлеге әгъзасы, аның сүзләренә меңнән артык җыр язылган. “Әйтмә син авыр сүз!”, “Моңнар кайтсын авылга!”, “Әй, Ходай, исәнлек бир!”, “Туганнарың кадерен бел!” җырлары берничә ел рәттән Башкортстанда һәм  Татарстанда “Ел җыры” исеменә лаек булды. Рамилнең җырларын Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Салават Фәтхетдинов, Радик Динәхмәтов, Лилия Букеева, Хәмдүнә Тимергәлиева, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фәридә Тимербаева һәм башкалар үз репертуарларына теләп ала. Рамилнең бихисап җырларын Җир шарының татар-башкорт яшәгән барлык төбәкләрендә дә беләләр, яратып башкаралар диcәк, һич артык булмас.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*