tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Төрле илләрдә яшәүче татар балалары «Без — Тукай балалары» мультфильмын төшергән

ВИДЕО: Төрле илләрдә яшәүче татар балалары «Без — Тукай балалары» мультфильмын төшергән

Чит илдә торучы татарлар балалары Татарстан белән берлектә Тукайның «Туган тел» шигыренә мультфильм төшергән. Проект авторы — Төркиядәге «Анталия татарлары» оешмасы рәисе Оксана Назарова.

«Без — Тукай балалары» мультфильм проекты дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларның нәсел дәвамчылары — балаларын берләштерә. Чит илдә туган телне саклавы авыр, ләкин бу проект аша без яшь буынның да телгә тартылганын, туган телне онытмауларын күрәбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чехиядә яшәүче Лилия Мотаһирова өйләрендә һәрчак татар җырлары яңгыраганын әйтте. «Балалар татар телен күбесенчә аңлый иде, хәзер сөйләшә дә башладылар. Проектта катнашып, балаларым татар теленең мөһимлеген тойды. Һаман да „Туган тел“не тырышып-тырышып кабатлап йөриләр», — диде ул.

«Балаларыбыз чит илдә яшәп, татар телен ишетсен hәм аз гына булса да өйрәнсен өчен татар телендә „Халыкара ана теле көне“, Сабантуй, Ураза гаете, чыршы бәйрәмнәрен уздырабыз», — диде Лондонның татар җәмгыяте вәкиле Әмирә Гатина.

Проектта катнашкан Сафия исемле кызы әзерлек эшләрендә татар теленең якынлыгын аңлаган. «Татар телендә берничә сүз генә белә, татарча сөйләшми иде. Бермәлне, шигырьне өйрәнгәндә күзләре яшьләнгән килеш: „Бик тә татар телен өйрәнәсем килә“, — дип әйтте. Димәк, максатыбызга ирешкәнбез», — дип сөйләде ул.

«Чит илдә туган телне онытмас өчен татарча гына сөйләшергә, язышырга тырышабыз. Улларым белән русча сөйләшә идек, чөнки тормыш иптәшем татар түгел. Мәктәпкә йөри башлагач, инглиз телен өйрәнделәр. Ике телне дә яхшы белгәч, татар телен өйрәтә башладык. Өйрәнү җиңел булмаса да, “Туган тел”не ятладылар», — диде АКШта яшәүче Айгөл.

«Татармультфильм» берләшмәсенең башкарма директоры Алсу Низамиева флешмобта катнашкан балалар Габдулла Тукай шәхесе һәм аның иҗаты белән танышуын әйтте.

«Флешмоб „Туган тел“ мультфильмы нигезендә эшләнгән. Балаларның флешмоб эшләргә теләк белдергәнен ишеткәч, берсүзсез, хупладык. Ә мультфильм — олыларга, балаларга, гомумән, татар телен яраткан барлык кешеләргә кызык», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, матур ясалган милли мультфильмнар балаларга гына түгел, олыларга да кызык. «Бала вакытта тыңлаган һәм укыган әкият-шигырьләрне мультфильм форматында төшерелгән әсәрләрне яратып кабул итәләр, ул истә кала. Без ясаган мультфильмнарны совет вакытында эшләнгән әкиятләр белән чагыштырып була. Чөнки безнең дә төп фикеребез — тәрбия, яхшылык, матурлык», — диде ул.

Проектта Татарстан, Кипр, Бельгия, Төркия, Бөекбритания, Литва, Швейцария, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Канада, Азәрбайҗан, Чехия, АКШ, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австралия, Австриядә яшәүче балалар Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укый.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*