tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни-автономиясенең рәисе итеп кабат Рамис Сафин сайланды

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни-автономиясенең рәисе итеп кабат Рамис Сафин сайланды

Ульяновск өлкәсенең татар милли мәдәни-автономиясе Россиядә иң беренчеләрдән булып оеша һәм иҗтимагый оешмалардан иң беренче булып “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнә, ә моннан берничә ел элек ул Россиянең “Иң яхшы татар автономиясе” исеменә дә лаек була.

Узган шимбә көнне борынгы Сембер төбәгендә гомер итүче милләттәшләребез автономиянең чираттагы хисап-сайлау конференциясенә җыелып үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр, сентябрь аенда булачак халык санын исәпкә алу уңаеннан якташыларына мөрәҗәгать кабул иттеләр һәм оешманың яңа рәисен дә сайладылар.

Утырышта 16 ел өлкә губернаторы булып эшләгән Сергей Морозов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм башкалар катнаштылар. Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни-автономиясенең рәисе итеп кабат Рамис Сафин сайланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*