tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары өлкә Губернаторы Алексей Русских белән очрашты

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары өлкә Губернаторы Алексей Русских белән очрашты

Моннан 100 ел элек борынгы Сембер шәһәрендә нибары өч меңгә якын татар яшәгән булса, бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә 150 мең милләттәшебез гомер итә. Алар сан буенча да руслардан кала икенче урында. Төбәк татарлары үзләренең активлыгы һәм зур эшчәнлеге белән күпләргә үрнәк булып тора.

Узган гасырның 90 нчы елларында нәкъ менә Ульяновскида беренче “Туган тел” оешмасы барлыкка килә, татар телендә “Чишмә” телевизион тапшыруы, “Өмет” газетасы чыга башлый, татар мәдәният үзәге, татар мәктәбе ачыла да инде… Ә ун ел элек биредә безнең “Яңа гасыр”каналының филиалы да эшли башлады…. Бүген 25 кешедән торган Ульяновск делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы съездында катнашу өчен Казанга килде. Ә кичә мәртәбәле съезд делегатлары белән өлкә Губернаторы Алексей Русских очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*