tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәренә Сабантуена чакырабыз

ВИДЕО: Ульяновск шәһәренә Сабантуена чакырабыз

Хөрмәтле семберлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан республикасы хөкүмәтләре сезне 17-18 нче июнь көннәрендә Бөтенроссия сабантуй бәйрәменә чакыра. Шәһәребезнең “Җиңү” ял паркында һәм шәһәр ипподромында узачак бәйрәмдә илебезнең 65 төбәгеннән 500 дән артык кунак катнашачак. Сезне 17 нче июнь көнне 14 сәгатьтә ипподромда атлар чабышында, ә 18 июньдә иртәнге 10 да халыкбызның көтеп алынган Сабантуенда көтәбез. Бәйрәмдә татарча көрәш, ат чабышы, халык уеннарын карап һәм аларда катнашып күңел ачырга рәхим итегез! Бәйрәм сәхнәсендә өлкәбезнең һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары үзләренең дәртле биюләре һәм җырлары белән чыгыш ясарлар. Сезнең өчен көн буе сәүдә рәтләре, кафе һәм ашханәләр эшләячәк. Татарның бик борынгы, ләкин мәңге яшь һәм матур бәйрәме- сабантуй мәйданнарында очрашып бергә күңел ачыйк,дуслар!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*