tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Әләзән авылының «Әбү Хәнифә» мәчетендә ислам нигезләре буенча җәйге курслар башланды
Урта Әләзән авылының «Әбү Хәнифә» мәчетендә ислам нигезләре буенча җәйге курслар башланды

Урта Әләзән авылының «Әбү Хәнифә» мәчетендә ислам нигезләре буенча җәйге курслар башланды

Дүшәмбе көнне, 6 июньдә, Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылындагы «Әбү Хәнифә» мәчетендә 8-9 яшьлек малайлар өчен ислам нигезләре буенча җәйге курслар башланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам хәзрәт Колахмәтов сүзләренчә, балалар өчен ислам, иман, әхлак буенча дәресләр үткәрелә. Моннан тыш, хәрәкәтле уеннар да оештырыла. Тәнәфесләр арасында мөгаллимнәр алар өчен төрле бәйгеләр уздыра. Лагерьда көн кызыклы һәм күңелле үтә.

Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте инде берничә ел дәвамында үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Мөгаллимнәр барлык якшәмбе мәктәпләрендә һәм лагерьларда балаларга ислам күзлегеннән дөнья турында дөрес күзаллау формалаштыруга басым ясый.

Ислам хәзрәт билгеләп үткәнчә, бүгенге дөньяда кызыктыра торган әйберләр күп. «Без исә, үзебезнең тарафтан, балаларыбыз нык булсын һәм дөрес юлдан тайпылмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*