tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиядә XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек турында сөйләштеләр
Мордовиядә XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек турында сөйләштеләр

Мордовиядә XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена әзерлек турында сөйләштеләр

1-2 нче июнь көннәрендә Мордовиядә XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узачак. Бүген милли бәйрәмне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе Владимир Сидоров һ.б. ведомство вәкилләре  катнашты.

Утырышта милли бәйрәмне уздыру сценарие, Сабан туена килгән кунакларны кунакханәләргә урнаштыру, бәйрәм мәйданнарына алып бару һәм алып кайту буенча транспорт, куркынычсызлык мәсьәләләре һәм интернет, элемтә белән тәэмин итү буенча сораулар каралды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*