tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Яшел Үзән районындагы Яңа Тура авылында мәчет ачылды

ВИДЕО: Яшел Үзән районындагы Яңа Тура авылында мәчет ачылды

Изге Рамазан аенда бу халык өчен зур бүләк булды. Кичә монда намазлар укылды, азан яңгырады һәм беренче тапкыр ифтарга җыелдылар. Гыйбадәтханәне төзергә иганәчеләр һәм Республика рәисе каршындагы мәдәниятны үстерү фонды ярдәм иткән. Кичә авыл халкының шатлыгын Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уртаклашты. Бу – ел башыннан республикада кулланылышка тапшырылган икенче мәчет. Беренчесе Лаешта ачылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*