tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Висагинас шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре
Висагинас шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре

Висагинас шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре

24 октябрьдә Висагинас шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре башланды.

Мәдәни чараларның төп максаты – Литва җирендә гомер итүче татарларның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау, башка халыкларга таныту.

Мәдәният көннәре Висагинаста даими рәвештә, инде дистә елдан артык үткәрелеп килә. Моңа кадәр чараларны үткәрәдә Татарстан мәдәният министрлыгы да зур булышлык күрсәтеп килде. Татар мәдәнияте көннәрен милләтәшләребез генә түгел, бер-берсен хөрмәт итеп 43 милләт вәкиле яшәгән Висагинас халкы да көтеп ала, татар җәмгыяте оештырган чараларга теләп йөри.

Бу юлы да залда бик күп милләт кешеләре җыелды. Висагинас татарларын котларга шәһрнең мэры Даля Штраупайте, шәһәр администрациясенең мәгәриф һәм мәдәният бүлеге мөдире Аста Селюнене, Литвадагы Русия илчелеге вәкиле Вера Алексеева, Литвадагы Төркия илчелеге вәкилләре Эрдем Карал һәм Ибраһим Джейхан, Клайпеда һәм Вильнюс шәһәрләреннән татарлар килгән иде.

Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм концерты «Саманича» исемле литва музыкаль капелласының котлау чыгышы белән ачылып китте. Шулай ук тамашачылар алдында Висагинас татарларының Ирина Захаренко җитәкчелегендә “Мирас” фольклор ансамбле, Зилә Кәримова җитәкләгән якшәмбе татар сыйныфы укучылар коллективы үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмне “Литваның алтын тавышы” иясе, бик күп халык-ара конкурслар лауреаты Вильнюста яшәүче милләттәшебез опера җырчысы Лилия Гобәйдуллина, Мәскәү шәһәреннән килгән кунак Татарстанның атказанган артисы Роза Хабибуллина чыгышлары бизәде.

Бәйрәм татар халык ашларыннан оештырылган күргәзмә белән танышу белән дәвам итте. Соңыннан кунаклар һәм бәйрәмдә катнашулар табын артында милли ашларыбыз белән сыйланды, рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*