tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Салават Фәтхетдиновны медаль, Илшат Фәрдиевне орден белән бүләкләде
Владимир Путин Салават Фәтхетдиновны медаль, Илшат Фәрдиевне орден белән бүләкләде

Владимир Путин Салават Фәтхетдиновны медаль, Илшат Фәрдиевне орден белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче биш кешене бүләкләү турында карарны имзалады. Хокукый мәгълүматның рәсми сайтында шул хакта документ чыкты.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжов һәм «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов «Ватан алдында казанышлары өчен» Икенче дәрәҗә медаль белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан аграр университеты профессоры Газимҗан Шәрәфетдинов «Россия фәненең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды.

«Авыл хуҗалыгы буенча хезмәтләре өчен» медале белән «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев бүләкләнде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*