tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивостокта Татарстан волонтерларын Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган
Владивостокта Татарстан волонтерларын Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган

Владивостокта Татарстан волонтерларын Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган

Татарстан волонтерларының бер төркеме «Азия балалары» VII халыкара спорт уеннарын оештыруга ярдәм итәр өчен Владивосток шәһәренә китте.

Биредә волонтерларны «Азия балалары» генераль директоры Эльмир Вәлитов, Владивосток шәһәре милли татар оешмасы җитәкчесе Таһир Ибашев, Сахалин өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова һәм Ерак Көнчыгыш татарлары каршы алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Зәкия Вәлитова хәбәр итте.

«Без Татарстан волонтерларын Владивосток аэропортында «татарча» чәк-чәкләр белән каршы алдык. «Азия балалары» халыкара спорт уеннары генераль директоры Эльмир Вәлитов Татарстан Ресубликасы командасына әлеге уеннардан истәлек итеп факел бүләк итте», – дип сөйләде Зәкия Вәлитова.

«Азия балалары» VII халыкара спорт уеннары быел Владивосток шәһәрендә 27 июльдән 8 августка кадәр узачак

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*