tatruen
Баш бит / Яңалыклар / WorldSkills байрагы Парижга килеп җитте
WorldSkills байрагы Парижга килеп җитте

WorldSkills байрагы Парижга килеп җитте

Бүген Франциядә, Парижда, WorldSkills Kazan 2019 га илкүләм финалистларының әзерлек семинары уза. Шулай ук WorldSkills байрагы эстафетасы тантанасы да булды. Бу чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты. Искәртеп узабыз, бу көннәрдә ул Парижда эшлекле визит белән.

 

Семинарның мәртәбәле кунаклары:

  • WorldSkills France президенты Мишель Жузембер,
  • WorldSkills International президенты  Саймон Бартли,
  • Франциянең Хезмәт министры Мюриэль Пенило

Булачак Дөнья чемпионатына әзерлек буенча семинар программасы  үз эченә дискуссияләрне, Казанда узачак чарада катнашучылар өчен лекцияләр һәм презентацияләрне ала. Семинар кысаларында 2017 елда Абу-Дабида үткән чемпионат чемпионнары белән очрашулар да уза. EuroSkills Graz 2020 чемпионаты презентациясе дә оештырылган иде.

Шулай ук бүген WorldSkills байрагы эстафетасы тантанасы да узды.

2017 елда бу байрак Байконур станциясеннән космоска юлланган иде, хәзер исә ул Җир Шары буйлап сәяхәт итә – төрле шәһәрләрдә йөри. Ул инде Мадрид, Дуйсбург, Зволле, Атланта, Сеул, Абу-Даби, Синишта булды. Узна атнада байрак Тампере шәһәренә тапшырылды.

Бүген байрак Париж шәһәренә барып җитте. Моннан соң ул Дублин, Санкт-Галлен, Сидней, Эдмонтон, Доломиты, Бирмингем, Бразилиа, Брюссель, Тайбэй, Канадзава, Вена буйлап сәяхәт итәчәк. Халыкара этаптан соң байрак Россиянең 85 шәһәре буйлап йөриячәк, ә чемпионат ачылышы алдыннан, 2019 елда, Татарстанның һәр районына барып җитәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*