tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады
XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады

XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Ильяс хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады

3нче июнь көнне “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында дискуссион мәйданчыклар эше оештырылды. Бүгенге пленар утырышта әлеге мәйданчыкларның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиhаншин  халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган дискуссион мәйданчыкның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Хәзрәт ассызыклаганча, делегатларның чыгышлары эпитафик ядкәрләрне өйрәнүгә, тарихи музейлар оештыру, халкыбызның хат язу үрнәкләрен җыю, милли кул эшләрен популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Дискуссион мәйданчык эшчәнлегенең нәтиҗәсе итеп киләсе тәкъдимнәр кертелде: борыңгы кабер ташларын саклау буенча дәүләт күләмендә чаралар күрү, ташларны өйрәнүдә һәм барлауда галимнәрне, шәкертләрне, дин әһелләрен катнаштыру, милли кул эшләрен популярлаштыру буенча дәүләт программаларын булдыру, һәрбер төбәктә милли-мәгариф тарихи музейлары системасын оештыру, татар халкының хат язу үрнәкләрен барлау эшен җайга салу.

Шулай ук Ильяс хәзрәт Җиhаншин имам- хәзрәтләрнең халыкка дөрес юл күрсәтүче шәхес буларак рольләре хакында үз фикерләрен җиткерде.

“Без милләт хакына фидәкарь хезмәт итәрлек, халкыбызның дөньясын ярата торган шәкертләр тәрбияләргә, халыкның әдәпләрен, гореф-гадәтләрен яшь имамнарыбызның аңына сеңдерергә тиешбез. Шул рәвешчә генә халкыбызның милли йөзен билгеләүче затлар барлыкка киләчәк. Халкыбызның яшь буынын тәрбияләү юлында дин әһелләре маяк булып торырга тиеш,” – дип белдерде ул.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*