tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе” исемле секциядә 100дән артык делегат катнашты
“Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе” исемле секциядә 100дән артык делегат катнашты

“Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе” исемле секциядә 100дән артык делегат катнашты

3-5 июнь көннәрендә мәркәзебез Казанда “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Кичә бөтен Россиядән җыелган имамнар төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыкларда эшләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин белдергәнчә, “Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе” исемле секциядә 100дән артык делегат катнашты. Биредә Татарстан, Башкортстан, Мордовия Республикалары, Киров, Самара, Оренбург өлкәләреннән чыгыш ясаучылар булды.

Секция ахырында резолюциягә түбәндәге тәкъдимнәр кертү турында фикерләр яңгырады:

  1. Иске татар теле курсларын онлайн форматта оештыру;
  2. мөслимә хатын-кызларының тәрбия һәм уку-укыту өлкәсендә булган тәҗрибәләрен тарату;
  3. татар теле укытучылары өчен махсус онлайн курслар үткәрү;
  4. мәчет каршындагы курсларда татар телен өйрәнү буенча яңа, заманча платформалар куллану;
  5. татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган дәүләт грантларда милли оешмалар белән беррәттән дини оешмаларга да катнашырга мөмкинчелек тудыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*