tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда ат чабышлары узды
XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда ат чабышлары узды

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда ат чабышлары узды

Бүген, 27 май, Әстерхан өлкәсендә Сабантуй бәйрәме үтә. Бәйрәмнең иң тамашалы чараларының берсе – ат чабышлары. Быел ат чабышы осталыгында Әстерхан өлкәсенең төрле төбәкләреннән 10 катнашучы көч сынашты. Губернатор кубогын ат чабышында Кызыл Яр районыннан Борис Бадмаев һәм аның Сункар исемле аты беренче урынны яулады. Финалист автомобильгә лаек булды.

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары һәм техника күргәзмәсе узды. Әстерхан төбәкләреннән 20дән артык фермер хуҗалыгы иң яхшы үгез, атларны, дөяләрне, сарыкларны, кәҗәләрне һәм төрле токымлы кошларны тәкъдим итте.

Чыганак: www.astrobl.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*