tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендә Россиядә бердәнбер дөя чабышы узды
Әстерхан өлкәсендә Россиядә бердәнбер дөя чабышы узды

Әстерхан өлкәсендә Россиядә бердәнбер дөя чабышы узды

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы узды. Төп бүләкне ,100 мең сумны, Калмыкия Республикасыннан Дамир Дюсенбаев яулады, аны җиңүгә Лада исемле дөя алып килде.

2000 метр дистанциягә чабышта Әстерхан өлкәсенең районнарыннан һәм Калмыкия Республикасыннан 18 җайдак катнашты. Ике чабыш нәтиҗәләре буенча финалга 10 кеше чыкты.

Дөя чабышы традициясе Әстерхан өлкәсендә 90нчы еллар башында ук барлыкка килә. Төбәк дәрәҗәсендә ярышлар 2000нче елдан бирле үткәрелә. Дөяләрнең тышкы ашыкмаучанлыгы алдаучан, теләсәләр, алар яхшы тизлек үстерә алалар, әмма дөя үзсүзле хайван һәм аны чабарга мәҗбүр итәр өчен махсус осталык кирәк.

Фото: astrobl.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*