tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда беренче Сабантуйлары башланды
Башкортстанда беренче Сабантуйлары башланды

Башкортстанда беренче Сабантуйлары башланды

27 майда Башкортстан республикасында беренче Сабантуйлары уза. Бүген алар Әбҗәлил, Әлши һәм Калтасы районнарында уза. Сабантуйлары графигы Башкортстан башлыгы карары белән билгеләнгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

3 июньдә Сабантуй Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында була.

10 июньдә Сабантуй Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында уза.

11 июньдә кыр бәйрәмен Шаран һәм Яңавыл районнарында уздырачаклар. 17 июньдә Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында бәйрәм итәләр. 24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.

Сабантуйны иң соңгы булып, 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнары уздыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*