tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады
XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады

XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Казанга килә башлады

Бүген Казанда “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Форум делегатлары килеп, теркәлү уза башлады. Аларны Казанның “Татарстан”, “Мирас”, “Амакс Сафар”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә теркиләр.

Форумга Россия Федерациясенең 76 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1200 дин әһеле килүе көтелә. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

Бүген алар “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” XIVнче Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылган “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсе белән танышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*