tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә
XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә

XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә

“Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының икенче көне башланып китте.

Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Соңрак делегатлар “Казан” агросәнәгать паркында “Russia Halal Expo 2023” күргәзмәсен карый алачак. Күргәзмәдән соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы дәвам итәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумга Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 артык дин әһеле һәм кунак җыелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*