tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023 – Рәшит Ваһапов елы
2023 – Рәшит Ваһапов елы

2023 – Рәшит Ваһапов елы

Татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның туган авылы Актукта туган көнендә (7 май) булып үткән тантаналы чарага кайтканда, агымдагы елны Түбән Новгород өлкәсендә аның 115 еллыгын рәсми ачык дип игълан итүдән тыш, Бөтендөнья татар
конгрессының (БТК) Милли Шура рәисе, Татарстан Республикасы премьер-
министры урынбасары Васил Шәйхразыевның шул уңайдан махсус юллаган
мөрәҗәгате тирән игътибарга лаек.

“Хөрмәтле нижгарлылар, кадерле милләттәшләр!
7 май – бу дата бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов туган көн. Түбән
Новгород өлкәсе өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур бәйрәм.
Рәшит Ваһапов гомере буе армый-талмый татар җырына, татар халкына
хезмәт итте. Советлар Сюзында Рәшит Ваһапов булмаган бер генә төбәк тә, бер генә республика да калмады. Шулай итеп Рәшит Ваһапов татарны татар итеп саклап калуга, татар халкының милли бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертте. Рәшит Ваһапов мирасын, аның якты исемен Татарстан Республикасында да кадерләп саклыйлар. Узган ел Казан уртасында легендар шәхесебезгә һәйкәл ачылу үзе генә дә ни тора!
Истәлекле чаралар быел да дәвам итәчәк. Башкача була да алмый, чөнки
халкыбызның бөек уллары вә кызларының мирасын барлау, исемнәрен
мәңгеләштерү – татарны милләт буларак саклап калуда иң уңышлы
юлларның берсе. Бу юнәлештә сез, нижгарлылар, бик матур үрнәк күрсәтәсез. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә бергә булыйк – җырыбызны, моңыбызны, милләтебезне кадерләп саклыйк. Бүгенге олугъ бәйрәм – Рәшит Ваһапов юбилее һәм елы котлы-мөбәрәк булсын!”

К.Октябрь округы башлыгы Ринат Жалялов күренекле якташларыбызның
исемнәрен мәңгеләштерүгә олы хезмәт куйганы өчен бөек җырчыбызның
авылдашы, Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттаховны Рәхмәт хаты
белән бүләкләде, ә Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов
чараның махсус кунагы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинага рәхмәт хаты тапшырды.

БТКның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин
Васил Габделгаязовичның мөрәҗәгате белән таныштырганнан соң, урында
шушы чараны оештырырга булышкан Актук мәдәният йорты директоры
Максут абый Яруллинны, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары
Гөлнара ханым Абдуллинаны һәм “Туган як” газетасы редакциясен рәхмәт
хатлары белән бүләкләде.

Пильна, Спас һәм Сергач округларының вәкаләтле органнары җитәкчеләре,
шушы җирлекләрдә яшәүче милләттәшләребез исеменнән Казан кунакларын,
актуклыларны һәм барча тамашачыларны сәхнәдән өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, Спас округы депутатлары Советы рәисе
Рамил абый Салихҗанов һәм өлкә көрәш федерациясе президенты, Сергач
округы депутатлары Советы депутаты Ирфан Шаипов, бөек җырчының бер
ыруг тамыры дәвамчысы, К.Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр сәясәте
комитеты рәисе Рауф Ваһапов җылы сәламләделәр, Рифат Әхмәт улының бу
өлкәдә куйган фидакарь хезмәтен югары бәяләделәр.

Рәшит Ваһаповка багышланган әлеге чараның концерт өлешен Зөһрә Шарифуллина Р. Ваһапов репертуарыннан булган “Сарман” татар халык җыры белән башлап җибәрде. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы Ваһапов фестиваль- конкурсының быелгы җиңүчеләре – яшь талантлар Рөстәм Егоров, Илүзә Вәлиуллина, Динар Шәрәфетдинов, Адилә Зиннәтуллина чыктылар. Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов бәләкәй гармуннарда сокландыргыч итеп уйнады.

Әлеге чараны башыннан алып ахырынача Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Рифат Әхмәт улы үзенең чыгышы ахырында агымдагы елны Рәшит Ваһаповка багышларга дигән тәкъдимне күтәреп чыккан “Туган як” газетасы редакциясенә, аны бөек җырчыбызның туган көнендә туган авылыннан
башлауны хуплаган Ринат Равил улына һәм дә беренче Сергач округы сабан
туен Р. Ваһаповка багышларга карар кылган Кочко-Пожар егетләренә зур рәхмәтләрен белдерде.

Олег ХӨСӘИНОВ.
Илнар Садеков фотолары.

“Туган як газетасы”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*