tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсендә. Бүген биредә 2025 елда узачак XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды.

Шулай ук утырышта Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев, Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Терешков, “Киров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтәрияте” иҗтимагый оешмасы рәисе Язилә Әсхәтдинова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Утырышта Васил Шәйхразыев 2024 елда милли бәйрәмнәребезнең кайсы төбәкләрдә узачагы хакында сөйләде.

-XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Барда авылында узачак. XXIV Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырылачак. Алтай Республикасында “Төрки Сабантуй”,  Омск өлкәсендә Иртыш буе Халыкара Сабан туе оештыралачак, – диде Милли Шура рәисе.

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен июньнең икенче яртысында уздыру планлаштырыла. Киров өлкәсе губернаторы милли бәйрәмнең яшьләр көненә туры киләчәген сөйләде һәм яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Быел XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда авылында 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*