tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Киров өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Киров өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Киров өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Республикасы
 Премьер-министры урынбасары, 
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсендә. Биредә ул Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән очрашты.

Губернатор катнашучыларны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.

Васил Шәйхразыев үзенең рәхмәтләрен җиткерде. 15 нче июньдә Пермь крае Барда районында узачак ХIV Бөтенрәсәй авыллар Сабан туена эстафетаны кабул итеп алырга чакырды. Оештыру комитетын губернаторның үзе җитәкләвен сорады. Губернатор әлеге чараны үзенең эш графигына теркәде.

2025 елда Бөтенрәсәй авыллар Сабан туе июнь аенда Киров өлкәсендә узачак дип билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*