tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә эчә торган су җибәрә
Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә эчә торган су җибәрә

Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә эчә торган су җибәрә

Оренбург өлкәсендә язгы су басулардан кайбер торак пунктлар, шул исәптән аеруча Орск шәһәре зур зыян күрә. Биредә дамба җимерелгәннән соң 2493 кешене, шул исәптән 797 баланы эвакуацияләгәннәр. Шәһәрдә су басу зонасына барлыгы 6995 торак йорт эләгә.

Шушы зур афәттән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы махсус Штаб төзеде.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Оренбург өлкәсенә бер фура белән эчә торган су җибәрә. Суны Леногорскидан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов озатып җибәрде.

Бөтендөнья татар конгрессның татар эшкуарларының ярдәме алга таба да дәвам итәчәк. Җыелган ярдәм Оренбург өлкәсенең татар -милли-мәдәни мохтариятына тапшырылачак. Алар үз чиратында урыннарда тарату эшләрен башкарачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*