tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXI Федераль Сабантуй: Васил Шәйхразыев төп мәйданчыкларны карады
XXI Федераль Сабантуй: Васил Шәйхразыев төп мәйданчыкларны карады

XXI Федераль Сабантуй: Васил Шәйхразыев төп мәйданчыкларны карады

Бүген, 2021 елның 10 мартында, Ханты-Манси автономияле округына – Юграга эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XXI Федераль Сабантуй узачак объектларны карады. Милли Шура рәисе Нижневартовск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә, “Үзәк” стадионында һәм Сәнгать сараенда булды. Моннан тыш, аңа Обь елгасы яр буе буйлап экскурсия ясадылар.

Исегезгә төшерәбез, быел татар халкының милли бәйрәме – XXI Федераль Сабантуй – 19 июнь көнне Нижневартовск шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*