tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Якташлар” һәм “Безнең тормыш” гәҗитләре коллективы конгресста кунак
“Якташлар” һәм “Безнең тормыш” гәҗитләре коллективы конгресста кунак

“Якташлар” һәм “Безнең тормыш” гәҗитләре коллективы конгресста кунак

Бүген, 20 октябрь, Марий Элда чыгып килә торган “Якташлар” һәм “Безнең тормыш” гәҗитләре коллективы Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булдылар.  Делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

-Без сезне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында сәламлибез. Бәрәңге районы татар дөньясы өчен халкыбыз горурланып яшәгән район буларак та, татар мөхите белән сугарылган район буларак та аерым бер урын алып тора. Сез элемтәләрне булдыручы күпер булып торасыз, – диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһим кунакларга 24-26 октябрь көннәрендә узачак Бөтенроссия татар журналистлары форумы турында сөйләде. Шулай ук ул редакция хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессы бинасы буенча экскурсия оештырды.

Гәҗитләрнең баш мөхәррире Фәнил Мусин, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессына җылы каршы алулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*