tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутиядә Татарстан көннәрендә Сабан туе була
Якутиядә Татарстан көннәрендә Сабан туе була

Якутиядә Татарстан көннәрендә Сабан туе була

22-25 июньдә Саха Республикасында узачак Татарстан көннәренең мәдәни программасы кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова хәбәр итте.

«Якутиядә 10 меңнән артык татар яши. Анда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак, ул чаралар программасына кертеләчәк. Быел 22-25 июньгә бай мәдәни программа төзелде, әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре чыгыш ясаячак. Язучылар төркеме якут теленнән татар һәм татар теленнән якут телләренә тәрҗемә ителгән китапларны тәкъдим итәчәк. Бу якут язучысы Николай Лугиновның «Хунские повести» һәм татар язучысы Марат Кәбировның китабы», — диде ул.

Шулай ук төбәктә Татарстан киносы көннәре көтелә, «Татарларда кунакта» дигән күргәзмә оештырыла. Аның экспозициясе кунакларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыелмасыннан 66 экспонат белән таныштырачак. Буа дәүләт драма театрының гастрольләре планлаштырылган, аның артистлары рус һәм татар телләрендә ике спектакль күрсәтергә җыена.

Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре делегация составына керде. Шушы көннәрдә Якутиядә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Саха татарларының милли-мәдәни автономиясе арасында килешү имзалау планлаштырылган.

Татарстан сәнгать осталары, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты төп чара булачак. Татарстан халык-сәнгать һөнәрләре осталары күргәзмә оештырырга җыена.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*