Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды
Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды

Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды

Бүген, 16 апрель көнне, Ялтада Советлар Союзы Герое, әлеге шәһәрнең Мактаулы гражданы Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Шулай ук тантанада Ялта шәһәре округы муниципаль берәмлеге башлыгы, Ялта шәһәре Советы рәисе Константин Шимановский, Ялта шәһәре хакимиятенең җитәкчесе Янина Павленко, Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Кырым Республикасы Россия ДОСААФ төбәк бүлеге рәисе Андрей Попов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Советлар Союзы Герое Гали Әхмәт улы Мәҗитовның балалары, оныклары, оныкчыклары һәм башкалар катнашты

Бюст авторы – Винера Абдуллина. Ул танылган скульптор һәм бүген Санкт-Петербург заманча сәнгатенең актив вәкилләренең берсе булып тора.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның октябрендә бюстны урнаштыру мәсьәләсе турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация һәм Ялта Хөкүмәте сөйләште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*