tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа Гасыр»да Яңа ел төне» – ТНВ бәйрәм тамашасы һәм мюзикл әзерләде
«Яңа Гасыр»да Яңа ел төне» – ТНВ бәйрәм тамашасы һәм мюзикл әзерләде

«Яңа Гасыр»да Яңа ел төне» – ТНВ бәйрәм тамашасы һәм мюзикл әзерләде

«Яңа Гасыр» телеканалы Яңа елга кызыклы программа әзерләде. Тамашачылар бәйрәм кичендә эксклюзив тапшырулар, концертлар, бәйрәм тамашасын карый алачак.

Бәйрәм чаралары 31 декабрьдә 11:00 сәгатьтә «Тайна новогодних игрушек — Яңа ел уенчыкларының тылсымы» дип аталган Республика Яңа ел чыршы бәйрәменнән башланып китәчәк. Аннан соң, ТНВ каналының популяр тапшыруларының бәйрәм чыгарылышлары көтелә.

22:05 сәгатьтә ТНВ каналы төшергән «Хәситә» мюзиклы премьерасы булачак. Биредә татар эстрадасы һәм театрының популяр артистлары – Айдар ГалимовДания НуруллинаЭльмира КәлимуллинаГүзәлем һәм Салават МиңнехановларВинарис ИлъегетИлгиз ШәйхразиевГөлназ һәм Илсур ШәрипҗановларИлгиз Хәсәншин һәм башкалар катнаша.

23:50 сәгатьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ә 23:55 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавы көтелә.

1 гыйнвар 00:05 сәгатьтән популяр алып баручылар һәм артистлар катнашында «Яңа Гасыр»да Яңа ел төне» дип аталган бәйрәм тамашасы башлана. 19:00 сәгатьтә тамашачылар «Болгар радиосы» X Милли музыкаль премиясен карый алачак. Быел «алтын йолдыз»га 30 артист ия булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*