tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа китап дөнья күрде
Яңа китап дөнья күрде

Яңа китап дөнья күрде

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, шагыйрә Фәрдәнә Абдулла кызы Музяеваның «Атлаш – минем язмышым» дип аталган әдәби-нәфис басмасы китап укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Анда каләм иясенең истәлекләре, очерклары hәм шигырьләре урын алган.

Ифрат та бай эчтәлекле, затлы кәгазьдә төсле итеп басылган җыентык Ульяновск өлкәсенең 70 еллыгына hәм Иске Кулаткы районының 85 еллыгына багышланган балладалар – туган якка мәдхия җырлау белән ачыла. Укытучылар династиясе – Ганеевлар гаиләсе, ил күләмендә танылган меценат Эдуард Ганеев, Бөек Ватан сугышының утлы юллары аша узган ветераннар, Туган илебезгә тугрылыклы хезмәт итүче батыр ир-егетләр, байтак кына күренекле шәхесләр тәрбияләп чыгарган урта мәктәп тарихы hәм аның бүгенге көне, Иске Кулаткы җирендә гөрләп узган Бөтенроссия авыл Сабан туе, Иске Атлашның үткәне hәм авылның данлыклы кешеләре турында тирән мәгънәле язмалар авторның китапны әзерләү максатында бик күп көч hәм тырышлык куюы, җаваплылык хисе тоеп эш итүе, чын мәгънәсендә, фидакарь зат булуы турында ачык сөйлиләр.

Туган ягын, аның барча кешелeрен өзелеп яратучы Фәрдәнә Абдулла кызының төрле темаларны яктырткан шигырьләре дә фәкать соклану хисе генe тудыралар. Аның иҗат җимешләрендә дөньяга hәм халыкка, милләтебезгә булган мәхәббәте күренеп тора.

Рузия ХӘЛИМОВА,

Ульяновск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*