tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа сезонга «Яшь йөрәкләр» белән
Яңа сезонга «Яшь йөрәкләр» белән

Яңа сезонга «Яшь йөрәкләр» белән

А­яз Гый­лә­җев исе­мен­дә­ге Чал­лы та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры ярат­кан та­ма­ша­чы­ла­рын шат­лык­лы ва­кый­га­лар бе­лән сө­ен­де­рү­ен дә­вам итә.

Күптән түгел коллектив Шамил Идиатуллин әсәре буенче куелган «Шәhәр. Нокта. Брежнев»спектакле белән Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивалендә катнашты. Тәнкыйтьчеләр  баш режиссер Олег Кинҗәгулов куйган әлеге спектакльгә, режиссер hәм актерлар эшен югары бәяләделәр.

32 нче иҗади сезон ачылышына театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясен  сәхнәгә куеп, үзен янәдән профессионал итеп күрсәтте. Бу спектакльдә сәхнә бизәлеше, артистлар уены, киемнәр, музыка, утлар, төтен – барысы да югары дәрәҗәдә иде. Олег Мадияр улының көне-төне әлеге спектакльне тамашачылар өчен әзерләвенең нәтиҗәсе уңышлы булды. Репертуарда тамашачылар күңеленә хуш килерлек тагын бер, зәвыклы, мәгънәле тамаша барлыкка килде.

Артистлар «Наигрыш»халык уен кораллары оркестрына кушылып, спектакль рухына туры килә торган җырларны күңелләрне айкарлык итеп башкардылар. Монда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушинның роле бәяләп бетергесез. Ул җырларны сайлаган, артистларга вокал дәресләре биргән, алар белән төнгә кадәр репетицияләрдә булган.

Артистлар һәрберсе үзенең ролен бик оста уйнады. Төп рольләрдә  – (Хәйретдин) Руслан Әюпов белән (Сәрби) Гөлинә Минһаҗева. Икесе дә рольгә оста керделәр, аларның матур итеп җырлаулары спектакльне бизәде. «Миңа текстны өйрәнү авыр булмады, чөнки «Яшь йөрәкләр» диплом  спектакле иде. Укуны тәмамлауга 4 ел узса да, сүзләре дә хәтеремдә», – ди Руслан Әюпов. Гөлинә Минһаҗеваның да татар классикасы спектаклендә уйнау хыялы тормышка ашты. Ул төп герой – Сәрбине тамашачы яратырлык итеп ачып бирде.

Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинованың Галимә абыстае да искиткеч. Гөлүсә  ханым: «Олег Мадиярович – бик көчле, талантлы режиссер. Ул куйган спектакльләрне тамашачы яратып карый. Бусы да шундый булачак, чөнки спектакль бер сулышта бара. Монда бер артык әйбер дә юк. Сәхнә, җыр, киемнәр, артистларның хәрәкәтләре – барысы да үз урынында. Режиссерыбыз артистларга ролен ачарга мөмкинлек бирә, алар алдына төрле бурычлар куеп, ярдәм итә. Ул башкарма директор Рәсим Хафизов белән театр тормышын җанландырыу, аны Чаллының мәдәни үзәге итү буенча искиткеч күп эшли», – дип тәэсирләре белән уртаклашты.

Фердинант Насретдиновның театрдагы беренче роле Галимҗан да уңышлы булды. Аңарда Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин чалымнары бар. Чуаш әби-бабасын Гөлфия Фәйзерхманова белән Булат Сәлахов чуашларның үзләре кебек кызык уйнадылар. Рафик Каюмов та авыл старостасын оста гәүдәләндерде.

Күмәк күренешләрдә катнашкан Алсу Гыйльманова, Чулпан Садыйкова, Алсу Хәбетдинова, Рәзил Фәхретдинов, Энҗе Садыйкова, Чулпан Арсланова, Зөлфия Галиуллина һәм башкалар спектакльнең уңышлы узуына зур өлеш керттеләр.  Бөтен труппа катнашындагы «Яшь йөрәкләр» –гаилә белән карап, рәхәтләнеп ял итә торган спектакль. Ул тамашачыларны көлдерде дә, елатты да, уйландырды да. «Яшь йөрәкләр» бер-берсен яратучы яшьләрнең бергә калуы белән тәмамланды. Тамашачылар спектакльдән соң артистларны басып, көчле алкышарга күмделәр.

Башкарма директор Рәсим Хафизов әйтүенчә, яңа сезонда мондый спектакльләр тагын булачак. Моннан тыш, театр бинасында яңа проектлар да тормышка ышырыла. Биредә балалар өчен мастер класслар да үткәреләчәк, яшьләр өчен дә проектлар бар. Ә театр сәнгатен яратучылар бу ай ахырында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» әсәре буенча фәлсәфи спектакльне күрә алачак. Аны да Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерә.

Зөлфия Галим

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*