tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Япониядә татар теле дәреслеге авторлары тел белән кызыксынучылар саны артыр дип өметләнә
Япониядә татар теле дәреслеге авторлары тел белән кызыксынучылар саны артыр дип өметләнә

Япониядә татар теле дәреслеге авторлары тел белән кызыксынучылар саны артыр дип өметләнә

Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында Япония татарлары яздырып җибәргән видеоны күрсәттеләр. Алар киләчәктә дә Япониядә татар телен үстерү эшен дәвам итәчәкләрен ышандырды.

Япония Милли университетының татар һәм төрки телләр укытучысы, татар теле буенча III Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, татар теле дәреслеге авторы Мизуки Накамура башкарган эшләр турында сөйләде.

«Узган елда без япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеген бастырдык. Ул 20 дәрестән тора. Аларның барысында да лексика һәм грамматика аңлатыла. Диалогларда Казандагы студент тормышы өчен кирәкле лексика тупланды. Без алга таба да Япониядә татар телен үстерүне дәвам итәрбез», – диде ул.

Япониянең Токио университеты татар һәм төрки телләр укытучысы, татар теле буенча II Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, татар теле дәреслеге авторы Юто Хишияма йөздән артык укучыга татар телен өйрәткән.

«Минем курсларда йөздән артык кеше татар телен өйрәнде. Бу семестрда 8 студент татар телен өйрәнә. Кызыксынучылар бар, шуңа дәреслекнең кирәге дә чыга. Дәреслекләр булгач, алга таба да тел белән кызыксынучылар саны артыр дип ышанабыз», – дип сөйләде ул.

Укытучы сүзләренчә, алар Япониядә татар мәдәни үзәген булдырырга тели. «Татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру максатыннан, татар мәдәни үзәген ачу теләге бар иде, ләкин бу эшне башкару кыенлашты. Хәзер эшли алган кадәр эшләргә тырышабыз. Киләчәктә сезнең белән хезмәттәшлек итәрбез, дип өметләнеп калабыз», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*