tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада югары уку йорты галиме: Татар бүлеген саклау укытучының шәхси эшенә әверелә бара
Уфада югары уку йорты галиме: Татар бүлеген саклау укытучының шәхси эшенә әверелә бара

Уфада югары уку йорты галиме: Татар бүлеген саклау укытучының шәхси эшенә әверелә бара

Уфа фән һәм технология университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров фикеренчә, татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен саклау, студентлар җыю югары уку йорты укытучыларының шәхси эшенә әверелеп килә. Үз фикерләрен ул Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышы барышында җиткерде.

«Милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр элеккеге еллардагы кебек түгел. Төркемнәрне җыю кыенлык белән бара. Моның өчен укытучылардан зур тырышлык сорала. Төбәк укытучыларына фәнни-методик ярдәм күрсәтелә, бәйгеләр оештырабыз, студентларны фәнни-иҗади яктан үстерәбез, имидж өчен төрле заманча чаралар оештырабыз, әмма абитуриентлар чират тормый. Безнең татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен саклау, студентлар җыю югары уку йорты укытучыларының шәхси эшенә әверелеп бара. Кайвакыт милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар да, җирле җитәкчеләр дә бу мәсьәләдән читләшә», – дип сөйләде ул.

Укытучы сүзләренчә, Башкортстан уку йортларының барысында да татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләү өчен шартлар тудырылган. «Республика җитәкчелеге кафедралар эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәттә, аларның материаль-техник базасын яхшырту, студентларга шартлар тудыру, фәнни-педагогик кадрларны саклап калу, бюджет урыннарын бирү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр», – диде ул.

Илсур Мансуров татар теле укытучылары, милли хәрәкәт вәкилләренә мөрәҗәгать итте. «Югары уку йортлары сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Киләчәк буын туган тел укытучыларын әзерләүдә бергәләп эшләү бик мөһим», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*