tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бу балаларга карап туеп булмый»: мәктәпкә милли аксессуар белән йөрүче балаларга шулай диләр
«Бу балаларга карап туеп булмый»: мәктәпкә милли аксессуар белән йөрүче балаларга шулай диләр

«Бу балаларга карап туеп булмый»: мәктәпкә милли аксессуар белән йөрүче балаларга шулай диләр

Самара шәһәрендәге “Яктылык” мәктәбенең беренче сыйныф укучылары мәктәпкә милли аксессуар киеп барган. Милли бизәкле изү, калфак һәм галстукларны балаларга Казанның “Казан сәлам” милли киемнәр бренды эшләгән.

– Быел балаларыбыз беренче сыйныфка барды. Күңелемдә күптәннән кызларга матур калфак кигертү турында хыялым бар иде. Әлеге теләкне укытучыбызга җиткергәч, бик теләп ризалык бирде. Ә инде сөйләшү барышында изү һәм галстуклар да эшләтергә булдык. Шуннан соң әти-әниләр җыелышында аларга изүнең килеп чыгу тарихын, аның ни өчен кулланылуын сөйләгәч, алар да комплект эшләтергә ризалык бирде. Укытучыбызга да заказ бирдек, – диде бер укучының әнисе Алсу ханым.
Әлеге эшне әти-әниләр Казанда эшләп килүче “Казан сәлам” брендына ышанып тапшыра. Теләк, тәкъдимнәрен җиткергәч, оешма комплектның макетын эшли.

– Безнең ассортиментта моңа кадәр дә төрледән-төрле изүләр бар иде. Ә менә милли бизәкле калфак һәм галстук эшләү теләге булса да, тәвәкәлләми тора идек. Шуңа күрә заказны алуга, бик теләп эшкә тотындык. Яңа төрле эшләнмәләр булгач, берникадәр авырлыклар да булды. Аннан соң балаларның киеп карау мөмкинлеге юк иде, тик без читтән торып булса да барысын да бик яхшы башкарып чыктык. Үзебез дә, әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калды. Шунысы сөендерә: хәзер әлеге комплектны башка сатып алучылар да бик яратып ала, – диде брендның җитәкчесе Татьяна Яшина.

Чыннан да, әти-әниләр әйтүе буенча, мәктәпкә милли аксессуарлардан килгән балаларны күргәч, күпләр шаккаткан.
– Безнең балалар беркемне дә битараф калдырмады. Барысында да зур кызыксыну уятты. Без аларны атнаның беренче көнендә, бәйрәмнәрдә, кунаклар каршы алганда һәм кая да булса барганда башкалардан аерылып торыр өчен киябез, – ди Алсу ханым.

Әлеге укучыларның комплектларына социаль челтәрләрдә дә күп комментарийлар калдырганнар. Алар арасында түбәндәге фикерләр бар.

“Бу күптәннән хыялланган зур тантана. Милли киемнәребез нәкъ шундый булырга тиеш. Күңелдә бәйрәм! Балаларыбыз милли киемнәребез белән бергә телебезне, динебезне дә саклаучылар булсалар иде дип шатланып, сокланып, өметләнеп, бу эшне башлап җибәрүчеләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар телим”.
“Бу юнәлеш шаккатмалы! Искиткеч! Бик үзенчәлекле күренә. Балаларның һәм укытучы апаларының йөзенә бик тә килешеп тора. Идея хуҗасына зур рәхмәт!”

“Бу балаларга карап туеп булмады. Мәктәп линейкасында алар күз явын алырлык матур иде. Укучыларның шундый иимиджын булдыргага рәхмәт!

“Татар икәнлекләре күренеп тора, шуны онытмасак иде!”
“Шундый матурлар. Балалардан нур бөркелеп тора. Нишләп без, татар кызлары, калфак кимибез икән?”

Зөһрә Садыйкова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*