tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдрәсә эшли башлауга 30 ел булды
Мәдрәсә эшли башлауга 30 ел булды

Мәдрәсә эшли башлауга 30 ел булды

Илебездә 70 еллар чамасы атеистик режим хөкем сөрде, хак динебезнең, милләтебезнең әйтеп бетергесез кыйммәтләре хаксыз юкка чыгарылды, халык арасында онытылды. 80нче елларда дәүләт тарафыннан ошбу, узган еллар вакытында булып үткән хаталарны төзәтү, дин мәсьәләләренә кагылышлы булган киртәләрне алып ташлау һәм яңадан дини йолаларны, гореф-гадәтләрне үз урынына кайтару хәрәкәте башланды.

Бик яхшы хәтерлим: 1991 елның көз көннәре, Төмән шәһәренең Яңавыл (Парфеново) районы, Дорожная урамы, 11 йортка барып кердем. Монда ул вакыт намаз укый торган йорт иде (русча молельный дом). Җомга көннәрендә 15 -20 бабай җыелышып җомга намазлары үткәрә иделәр. Юлчыбай абый эчтәлекле вәгазьләр сөйли, ә Галимҗан хәзрәт намаз үткәрә торган иде. Картлар арасына яшьләрнең дә килеп керүләренә һәм аларның да намазларда катнашуы олы яшьтәге абыйларга бик җылы күренде. Бер көнне ошбу намаз йортында бабайлар миңа, дини китапларыбыз юк, яхшы булыр иде берәрсе Казанга барып китаплар алып килсә, дип бик зарландылар. Бабайларның әйткән үтенечен күз алдыма китереп, озакка сузмыйча, кирәк хәтле акчаны кредитка алып Казан шәһәренә юл тоттым. Төмәнгә 2 мең Коръән тәфсире һәм 20 мең (ике телдә – татарча, русча) Ислам кагыйдәләре (Исламские обряды) килеп төште. Ошбу китапларның бер хәтлесен Сәгыйдә апа Хәйруллина Автоколонна 1228 китапханәсендә сатып торды. Букитапларның күбесе Ямбай мәчетенең астагы бер бүлмәсендә тукталды. Шулай ук, Төмән өлкә фәнни китапханәсенең директор урынбасары Асия Сәйфуллина аша китапларны милләттәшләребезгә җиткерү чаралары оештырылды.

Эш китаплар булдыру белән генә чикләнмәде. Намаз йортындагы бабайлар Төмән шәһәрендә дини дәресләр оештырып, дини сабаклар булдыру турындагы теләкләрен дә җиткерделәр. Укыту эшләрен булдыру турында уйга чумдым. Ә бит иң элек белгеч – мөгаллим табарга, Ислам кагыйдәләрен белүче, башлангыч дәресләрне алып баручы остаз кирәк. Күз алдыма Габдерәшид хәзрәт Вахитов килеп басты. Ул Уфа шәһәренең мәдрәсәсендә ике ел укып кайткан, бер хәтле вакыт Ямбай мәчетендә дә дини дәресләр биргән. Минем мәдрәсә оештырырга булган теләгемне бик хуплап, дәресләр бирергә үзенең ризалыгын белдерде.

Икенче мәсьәлә – рәсми рәвештә булачак мәдрәсәнең уставын булдыру һәм аны юстиция аркылы ризалаштыру. Ошбу хезмәтне башкаруда “Этнос” балалар үзәгенең җитәкчесе Венера Хәйруллина бик зур ярдәм итте, аңа рәхмәтләрем иксез-чиксез.

«Чулпан» агрофирмасының җитәкчесе Сөләйман Бабаев «Дусларга сукмак» радиотапшыруының спонсоры иде, «Белем» мәдрәсәсе дә аның оешмасы кул астында теркәлде.

Инде ни эшләргә? Кайда укыту эшләрен башларга? Әүвәл үзем тарих укытучысы булып эшләгән 15 нче СПТУ – Моторлар төзү заводының кадрларын әзерләүче, уку йортының җитәкчесе Иван Кисуринга барып, кичке вакытларда дәресләр үткәрергә рөхсәт сорадым. Ул миңа, икебезнең дә дустыбыз булган, Раил Низамовка мөрәҗәгать итәргә кушты. Мин шунда ук Киевская урамының 78 нче йортында урнашкан 7 нче СПТУ – геологлар училищесына киттем. Раил абый мине игътибар белән тыңлап, үзенең авыл мулласы булган, дини эштә бик актив, тырыш бабасы турында сөйләде. Бер хәтле утырып фикер алышкач, Раил абый геологлар уку йортында кичләрен дини сабаклар үткәрергә үзенең ризалыгын белдерде һәм безгә бер бүлмәне тәкъдим итте. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән, 1993 нче елның сентябрь аенда (30 ел элек) Төмән шәһәрендә беренче дини уку йорты, «Белем» дип аталган мәдрәсә барлыкка килде. Тиз арада бердәнбер Төмән өлкәсенең татар газетасы «Яңарыш», татар радиосы «Дусларга сукмак» һәм өлкә татар телевидениесе «Очрашулар» белән элемтәгә кереп безнең укыту эшләре гөрләп китте. Укырга теләүчеләр көннән-көн күбәя бара, яшьләре дә, олысы да безнең якка агылып тордылар, укырга тырышучылар бик шактый булды. Укуларга сугыш ветераннары да килделәр, тырышып гарәп әлифбасын үзләштерергә тырыштылар. Аларның берсе – Дан ордены тулы кавалеры Хәбибулла Якин. Аңа шул вакыт, ягъни сентябрь аенда 70 яшь булды, без бөтенебез – укытучылар, укучылар юбиляр абыйның туган көнен билгеләп үттек.

«Белем» мәдрәсе урнашкан геологлар уку йорты ашханәсендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрә торган идек. Төмән шәһәренең төрле почмакларыннан халык җыела иде.

Ул вакытларда «Яңарыш» газетасының тиражы 3500 тирәсе иде. Татарча яратып укый белүчеләр күп. Безнең дини мәҗлесләргә газетаның баш мөхәррире – Азат абый Сәгыйтов килеп керсә, аның чыгышын, әһәмиятле, эчтәлекле сүзләрен барча җыелган халык бик игътибар белән тыңлый иделәр. Ә инде, аның: «Апалар, абыйлар газетаны алдырасызмы? Кем яздырмый калган?» – дигән сорауларыннан соң, яздырмый калганнар, оялып, икенче көнне үк язылырга почтага йөгерешәләр иде.

Ике айлап диярлек вакыт эчендә Габдерәшид хәзрәт Вахитов үзенең бөтен булган гыйлемен шәкертләргә бирә белде. Каршыбызда тагын да катлаулырак мәсьәлә килеп чыкты. Укучылар, ислам дәресләрен тирәнрәк, күбрәк алырга кирәклеген, һәм тагында көчлерәк, югары белемле остаз кирәклеген ачыкладылар. Башкортостан Республикасы, Уфа шәһәренә юл тоттым, монда диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин белән күрешеп сүз алышкач, ул миңа: «Менә Төркиядән югары белемле дин белгечләре – 10 яшь егет килде, кайсысын телисең, шунысын Төмәнгә алып кит», – дип шатландырды. Араларыннан берсе – Ибраһим Алныачык дигәне, үзенең минем белән Себергә китәргә теләген белдерде һәм без юлга чыктык. Үзем юлда уйлам барам: кунакны кайда яшәтермен, башка төрле сорауларны ничек хәл итәрмен, дип. Төмәнгә килеп җиткәч, безнең укучыбыз – Хөсәен абый Шәриповка телефоннан шалтыраттым. Ул Ибраһим хәзрәткә квартирасында яшәргә рөхсәт итте. Көчле остаз килеп җиткәч, мәдрәсәдәге хәлләр нык үзгәрде. Ул Коръән китабын шатырдатып укый, матур итеп аңлата белә, бик ягымлы, укучылар аны бик яраттылар. Бер-ике ай арасында Ибраһим хәзрәт шактый гына татарча сөйләшергә дә өйрәнде. Аның белән бергә күп кенә татар авылларында булгаладык, авыл халкы аны һәрвакыт хөрмәт белән каршы алды, Коръән укуларын, вәгазьләр сөйләп дога кылуларын бик сокланып тыңлап тордылар.

Мәдрәсә эшли башлауга 30 ел булды, изображение №2

Алга таба укучыларыбыз гарәп телен, гарәпчә сөйләшергә өйрәнү теләкләрен белдерделәр. Ошбу, тагын да катлаулырак булган сорауны ачыклау өчен Баку университетын тәмамлаган, 3 телдә җиңел сөйләшә белүче гарәп егете, Алжир дәүләтеннән килгән Багдад Суфи исемле остазны таптык. Бүген Төмән шәһәрендә аны белмәүчеләр аз булыр. Безнең мәдрәсәдә укып чыкканнарның күбесе тирән белем алу өчен Казан, Уфа һәм башка шәһәрләргә юл тоттылар. Мәсәлән, Зөләйха Шәмсетдинова Казанда ике югары уку йортын тәмамлады. Бүген гарәп теле укытучысы булып хезмәт итә. Шәйхулла Юлдашев белән Ришат Әминов Казандагы Россия Ислам университетын тәмамладылар. Төмән өлкәсе мөселман диния нәзарәтендә җаваплы эштә тырышып хезмәт итүче Искәндәр хәзрәт Юсупов һәм тормыш иптәше Әнисә ханым безнең мәдрәсәдә бергә укып, танышып, никахлаштылар. Марат Мәчитов Мәккә шәһәрендә укып кайтты. Фәрхәт Мәчитов югары белемле, бүгенге көндә Яркәү районы күләмендә имамчылык вазифасын алып бара.

1996 елның апрель аенда безнең мәдрәсәгә Хаҗга бару өчен квота бирелде. Хәбибулла абый хатыны белән, Зөләйха ханым хәләл җефете – Альфред белән, Шәйхулла Юлдашев һәм мин үзем Хаҗ гамәлләрен үтәп кайттык.

Мәдрәсәдә, шулай ук Төркияле Рәмзи Доган һәм үзбәк егете Алишер Дедамирзаев та укыту дәресләре алып бардылар.

1994 елның февраль аенда (Ураза ае вакыты) Төмән өлкә фәнни китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә Себердә Ислам диненең 600 еллыгына багышланган күргәзмә һәм Россия күләмендә фәнни конференция үткәрелде. Ошбу чарага безнең булган барча галимнәребез һәм дә укучы шәкертләребез катнашкан идек. Шулай ук ошбу катлаулы булган җыелышны үткәрүдә дә безнең өлешебез булды. Бу бик тә файдалы һәм әһәмиятле булган конференцияне башыннан алып ахырына кадәр оештыру комитеты житәкчесе, Төмән өлкәсе фәнни китапханәсенең директоры урынбасары Асия Сәйфуллина башкарып чыкты. Аңа бик зур рәхмәт.

Вакытлыча булса да, үзебез арабызда хәләл ризык булдыру мәсьәләсен дә күз алдыбыда тота идек. Авылларга барып, хайван суеп, укучыларга хәләл ит булдыру эшләре дә булгалады.Үзебезнең саф татар телебезгә игътибар итеп, ана телендә сөйләшә белмәгәннәр өчен татар теле дәресләре дә үткәрелде. Ошбу, бик актуаль булган дәресләрне матур иттереп, профессиональ рәвештә Маһирә ханым Рәхимова алып барды, тумышы белән Яркәү районы Сала авылыннан.

Рамазан аенда бердәнбер урын – безнең мәдрәсәдә тәравих намазлары уздырылды. Төмән шәһәренең төрле почмакларыннан халык җыела иде.

«Дусларга сукмак» татар радиотапшыруында атна саен 5 минутлык ислам хәбәрләрен ачыклар өчен мине чакыралар иде. Ошбу хезмәтем белән горурланам, шул вакытлар телем ачылды.

1994 елда Төмән районы, Криводаново авылы янында урнашкан, ветераннар өчен төзелгән «Гвоздика» дип аталган ял йортында чит илләрдәге гарәп дусларыбызның матди ярдәмнәре белән, «Белем» мәдрәсәсенең кул астында, татар балалары өчен бер атна дәвамында ял итү оештырылды. Монда Төмән, Яркәү, Ялутор районнары авылларыннан мәктәп балаларын туплаган идек. Алар өчен дини дәресләр, намаз тәртипләре һәм хәләл ашлар оештырылды. Ахырда, лагерь тәмамланган көнне, катнашучы балаларның һәрберсенә гарәп дусларыбыз – спонсорлар истәлек өчен бүләкләр тапшырдылар. Ошбу вакыйга «Яңарыш» газетасы битләрендә һәм Төмән районының «Красное знамя» газетасында басылып чыкты.

“Аллаһы Тәгалә хикмәтен теләгән кешесенә бирер. Кемгә хикмәт (акыл, гыйлем) бирелсә, хакыйкатьтән, аңа күп хәер бирелгән булыр. Дөресе шул, сәламәт акыллы кешеләрдән башка моны бүтәннәр яхшы аңламас”. Коръән тәфсире (2:269).

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: Багдад Суфи һәм Фатыйх Гарифуллин (1994 ел), Азат Сәгыйтов, Фатыйх хәзрәт, Нәфигулла Аширов.
(автор архивыннан).

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*