tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камил хәзрәт Вәлиуллин: “Федераль канун нигезендә һәрбер мәхәллә үз мәчете каршында курслар оештыра ала”
Камил хәзрәт Вәлиуллин: “Федераль канун нигезендә һәрбер мәхәллә үз мәчете каршында курслар оештыра ала”

Камил хәзрәт Вәлиуллин: “Федераль канун нигезендә һәрбер мәхәллә үз мәчете каршында курслар оештыра ала”

Бу турыда бүген Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Бөтенросиия “Туган тел” форумы кысаларында узган секция эше вакытында “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе мөдире, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин җиткерде.

“Федераль канун нигезендә һәрбер мәхәллә үз мәчете каршында курслар оештыра ала. Моның өчен өстәмә лицензияләр алырга кирәкми. Кайбер мәчетләрнең муллалары аны белеп тә бетерми. Мәчет каршында дин дәресләреннән тыш гарәп теле дә, татар теле дә укытып була, чигү, бәйләү һәм башка һөнәрләргә дә өйрәтеп була. Региондагы мөфтиятләрнең әлеге курсларны оештыру өчен норматив документлары – махсус нигезләмәсе, гомум программасы да булырга мөмкин. Татарстан мисалында дини белем бирү буенча курсларның гомуми программасы булдырылган. Бүгенге көндә республикада 1500дән артык мәчет бар, ләкин аның 700ендә генә курслар оештырылылган. Кызганыч, ләкин бу  курсларның күпчелеге олылар өчен, балалар өчен курслар бик аз санда. Гомумиләштереп әйткәндә, мәчетләрдә курслар оештыру тәрбия һәм белем өлкәсендә киң кырлы эшчәнлек алып бару өчен зур мөмкинлек булып тора” – дип чыгыш ясады мәдрәсә мөдире.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*