tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды
Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында  Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды. 

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен” медале белән ХМАО-Югра Нижневартовск татар милли-мәдәни мохтарияте рәисенең яшьләр сәясәте буенча урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина, Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ишкулова, Удмуртия Республикасы Балезино районын Кистем урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Алсу Касыймова, Татарстан Республикасы Арча районының Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәр округының 4нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Лилия Кәримова, Ульяновск шәһәренең 64нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лилия Мостафина, Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы Иске Мөкмин төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равиля Садыйкова бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Киндерле авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Халитовага тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*