tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле, әдәбияты укытучылары ассоциациясенең җирле оешмаларын булдыру тәкъдим ителде
Татар теле, әдәбияты укытучылары ассоциациясенең җирле оешмаларын булдыру тәкъдим ителде

Татар теле, әдәбияты укытучылары ассоциациясенең җирле оешмаларын булдыру тәкъдим ителде

Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова ассоциациянең җирле оешмаларын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында сөйләде.

«Ассоциация ил күләмендә 4 меңнән артык татар теле укытучысын үз сафларына алды. Оешма колачлы эше белән аерылып торырга тиеш. Шул нисбәттән, Татарстан районнарында, Россия төбәкләрендә ассоциациянең җирле оешмаларын булдыру кирәк дип саныйбыз», – диде Рузилә Фәттахова.

Ул, шулай ук, хокукый секторны булдыру мөһимлеген әйтте. «Берләшмә, татар теле укытучыларында төрле хокукый сораулар туганда, юридик ярдәм күрсәтергә мөмкин. Туган телләрне укытуга бәйле боерыкларга, карарларга, норматив документларга тирән анализ ясап, аларны аңлаешлы телдә коллегаларга җиткерүне кирәкле гамәл дип табабыз», – дип белдерде.

«Оешманың уставы нигезендә, республикабызда, илебездә грантларга дәгъва итү өчен барлык мөмкинлекләр, үз һөнәрен яраткан талантлы укытучылар командасы бар. Шуңа күрә ассоциация татар теле укытучыларының методик үзәге генә түгел, укытучыларга кыю проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүче оешма буларак та күзаллана», – дип Рузилә Фәттахова ассоциациянең әһәмиятен искәртте.

«Бөтенроссия туган тел форумында күтәрелгән сораулар гамәли яктан уңай хәл ителер дигән теләктә калабыз. Татар теле укытучысы – милләтнең тел сакчысы. Аның язмышы укытучы кулында. Ассоциация татар теле укытучысының абруен күтәрүдә мөһим адымнар ясар дигән ышаныч бар», – дип тәмамлады оешма җитәкчесе чыгышын.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*