tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярми авылы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары “Әлдермештән Әлмәндәр “спектаклен сәхнәләштерде
Ярми авылы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары “Әлдермештән Әлмәндәр “спектаклен сәхнәләштерде

Ярми авылы “Ак калфак” оешмасы әгъзалары “Әлдермештән Әлмәндәр “спектаклен сәхнәләштерде

Театр-сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, көй, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә.

Чишмә районы Ярми авылы “Ак калфак “лары телебезне, гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасыбызны саклауда зур роль башкара. “Сәхнә дуслары “төркеме җитәкчесе Гөлфия Харас кызы Сарварова Т.Миннуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр “спектаклен сәхнәләштерде. Алдагы спектакльләре Х. Зариповның “Их, кәләше дә кәләше “, Г. Зайнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай” тамашачыларның күңелен яулады. Авыл үзешчәннәре оештырган бу спектакльләрне халык яратып карый.

“Сәхнә дуслары” районның үзендә hәм күрше авылларга да барып спектакльләрен күрсәтәләр. Тамашачылар арасында чакырылган кунаклар “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсе БР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Люция Ябир кызы Вафина; Уфа, Чишмә, Благовар районнары бүлекчә җитәкчесе Альбина Ремдат кызы Якупова;”Роксана ” радиосы”Шәрек” иҗади берләшмәсе дикторы “Бәхет ачкычы” тапшыруы авторы Зәлия Рәфис кызы Ахунова;”Кызыл таң” газетасының узхәбәрчесе Эльвира Вәкил кызы Ямалетдинова;рәссам, ТНВ планета “каналының операторы Рузиль Рфагетдин улы Имамов булды. Люция Ябир кызы Вафина төркемгә ” Ак калфак”ның “Рәхмәт хатын” тапшырды hәм китаплар бүләк итте. “Бер генә рольнедә бу артист яхшы уйнады дип аерып әйтеп булмый, төркемдә мәдәниятне аңлый белүче, иҗади, талантлы авыл кешеләре рольләрен җиренә җиткереп башкарды. Спектакльдә уз куллары белән теккән киемнәр, декорация ләр сокландыра.Малай Илсур ролен уйнаган кыз Азалия Ильвир кызы Атнагулованың әти-әнисенә рәхмәтебезне белдерәбез”- ди Люция ханым.

Кызыклы вакыйгаларны үз эченә алган искиткеч җылы спектакль, артистларны рольләрне шулкадәр оста башкарулары беркемне дә битараф калдырмады.Бу тамашадан күңелләре эсир булган авыл халкы үзләренең чиксез рәхмәтләрен көчле алкышларга hәм чәчәк бәйләмнәренә төреп бүләк итте.
Уңышлар сезгә, милләттәшләребез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*