tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь фотографлардан «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә
Яшь фотографлардан «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

Яшь фотографлардан «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

1 октябрьдән яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Ул 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Проект республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, алар үз игътибарын халыкның уртак һәм мәдәни үзенчәлекләренә юнәлтә», диелгән ТР мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Конкурс «Retro», «Архитектура», «Йөзләр», «Мәдәният», «Кече ватан» һәм «Цифрлы фотография» номинацияләре буенча үткәрелә. Әлеге номинацияләрнең берсенә өч фоторәсемгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге фотографлар катнаша ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*